3 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә "Белем иленә сәяхәт" дип исемләнгән район күләм интеллектуаль уены үткәрелде. Ярышта районның 8 мәктәбе катнашты. Чара мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүче балаларның "Шалкан"әкияте белән башланды. Беренче турда командалар проект эшләрен якладылар, икенче турда викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле предметлардан биремнәр эшләделәр.
Нәтиҗәләр: 1 урын - Үзәк урта мәктәбенең 4-5 сыйныф укучылары командасы.
2 урын - Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 4-5 сыйныф укучылары командасы.
3 урын - Теләче урта мәктәбе, Олы Нырсы урта мәктәбе, Иске Җөри урта мәктәбе, Баландыш төп мәктәбе командалары. Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге мактау кәгазьләре тапшырылды.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе, аның филиалы «Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе” командаларына актив катнашканнары өчен мактау кәгазьләре тапшырылды.