2018 елда Теләче урта мәктәбе Арча педагогика көллияте тарафыннан республиканың башлангыч сыйныф укытучылары өчен стажировка мәйданчыгы булып оештырылды.
5 декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә «Кече яшьтәге мәктәп укучыларының уку казанышлары системасын бәяләү үзенчәлекләре» темасына республика семинары үткәрелде. Курста тыңлаучылар (Кукмара, Биектау, Әтнә, Балтач, Арча, Саба, Теләче муниципаль районнары укытучылары) 1 а (укытучы Нигмәтҗанова Гөлшат Фәрит кызы), 1 в (укытучы Азимова Гөлфия Зөфәр кызы) сыйныфларында азбукадан, 2в (укытучы Фәрхуллина Гөлнара Җәлил кызы) сыйныфында әйләнә – тирә дөнья фәненнән ачык дәресләр карадылар һәм анализ ясадылар.
Шулай ук мәктәпнең педагог – психологы Габдрахманова Зөлфия Зөфәр кызы тарафыннан үткәрелгән мастер- класста катнаштылар.
Яшь талантларының (җитәкчеләре Зиганшина А.Н.,Муталлапова Г.Р., Әхмәтова ,Р., Мөхәмммәтшин М.Р., Сафиуллин И.И.) «Сабантуй " фольклор тамашасын караганнан соң түгәрәк өстәл артында сөйләшү дәвам итте. Анда башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы, Арча педагогия көллиятенең математика укытучысы Сафиуллина Айгуль Рафаэль кызы , район мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Закирова Саҗидә Гайнулла кызы чыгыш ясап бугенге семинарга йомгак ясадылар һәм алга таба бурычлар билгеләделәр.