4 нче декабрь көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә педагогик коллективның һөнәри компетентлыгы - белем бирү хезмәтләренең сыйфатын арттыруның төп факторы» дигән темага семинар булып үтте. Семинарда сүз балалар бакчаларында белем бирүнен сыйфатын, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру турында барды. Семинарда Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре ачык дәресләр, мастер-класс, музыкаль-фольклор, театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтте. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде