6 декабрь көнне, коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик эш алып бару максатыннан, Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Намуслы бул!» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде. Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә, ришвәт төшенчәсе һәм моның өчен РФ Җинаять кодексында каралган җәзалар турында мәгълүмат бирелде. «Коррупция турында нәрсә белергә кирәк?» дигән белешмәлек таратылды, Төп бурыч- укучыларның хокукый культурасын үстерү, коррупциягә тискәре мөнәсәбәтен булдыру.