2019 елның 6 декабрендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе егетләр арасында волейбол буенча Теләче районы беренчелеген үткәрде.
Ярышларда барлыгы 7 мәктәптән 7 егетләр командасы, 63 укучы катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
1 – Үзәк
2 – Теләче
3 – Иске Җөри урта мәктәпләре
Җинүчеләргә диплом һәм медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә җиңүче команда Кубокка лаек булды.