07-08 нче декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә « Татарстанның Бадминтон өметләре 2019» яшүсмерләр турнирының финал этабы узды. Ярышларда республиканың 27 районыннан 256 спортчы катнашты . Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендәге, балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәгендә тәрбияләнүче 5 бала катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта катнашучылар 5-8 нче урынны алды.