Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә.

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Рухи кыйммәтләрне ныгыту, Россиянең героик үткәнен искә алу максатыннан Айдар авыл китапханәсендә "Ватанымның батыр ул-кызлары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда бөек кешеләрнең тормышы һәм батырлыгы турында сөйләүче китаплар урын алды. Биредә төп урынны безнең якташ-геройларыбызга багышланган мәгълүмати материаллар алып тора. Китап күргәзмәсе Ватан тарихы белән кызыксынучыларга, аның үткәненә, димәк, бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксынучыларга адреслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International