7 декабрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында Баландыш авылы җирлегенең үзара салым буенча отчет җыелышы булды.

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Җыелышта Теләче муниципаль районы администрациясенең оештыру бүлеге җитәкчесе Яруллин Р.Н., җирле үзидарә башлыгы Мухаметшин Р.Ш. һәм Баландыш хуҗалыгы корпоративы җитәкчесе Низамов М.Х. катнашты. Җыелышта  Баландыш авыл җирлегендә 2018-2019 елларда үзара салым буенча эшләгән эшләре турында авыл җирлеге үзидарә башлыгы Мухаметшин Р.Ш. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук Яруллин Р.Н. һәм Низамов М.Х. чыгышлары тыңланды, авыл халкын борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертелде. Ахырдан халыкка Урта Мишә авылы үзешчәннәре тарафыннан Р. Хөсәенованың «Табылдык» спектакле тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International