7 , 8 декабрь көннәрне Максабаш авылы мәдәният йортында 2020 елга үзара салым акчасын җыю буенча гражданнар җыелышы узды.
Җыенда Теләче муниципаль районын оештыру бүлеге башлыгы Яруллин Р.Н. һәм Теләче районының башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Хадиев И.Т. катнаштылар. Ю.Кибәхуҗа җирлеге башлыгы Махмутов Ф. Р. үзара салым акчасына 2019 елда башкарылган эшләр хакында таныштырды. Җыелачак үзарасалым акчасына эшләнәчәк эшләр турында сөйләде. Очрашу барышында Максабаш авылы халкы үзен борчыган сорауларны җиткерде.