“Яшел ут” бәйгесе

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

10 декабрь көнне  Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында   тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен  булдырмауны профилактикалау буенча “Яшел ут” республика  конкурсының район этабы булып узды. Әлеге конкурстаТеләче №1,2,3, Олы Мишә һәм Узәк балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Безнең бакча данын  тәрбиячебез – Давлетшина Р.Н. яклады.  Бәйгене “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.,ГИБДД җитәкчесе Назиров Р.Х, район мәгариф бүлеге методистлары Саетова А.Н., Закирова С.Г., укыту –тәрбия урынбасары  Якупова Р.З. бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International