Инвалидлар көне уңаеннан изге гамәлләр ункөнлеге бара.

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

          Инвалидлар көне уңаеннан изге гамәлләр ункөнлеге бара. Шул уңайдан 8 декабрь көнне  Максабаш  авылы  китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  “Изгелек эшлә, яхшылык кыл” исеме астында  укучылар белән әңгәмә үткәрделәр.  Балалар әңгәмә уңаенда кеше кылган гамәлләрнең изге, яхшы ният белән башкарылырга тиеш икәненә төшенделәр.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышка яраклашып яшәүләре турында белделәр. Алар кыенлыкларга бирешмичә, көрәшеп уңышларга ирешәләр. Укучыларга  Фәнис Яруллинның  «Җилкәннәр җилдә сынала», Әмирхан Еникиның “Матурлык” әсәрләренә кыскача күзәтү үткәрелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International