10 декабрь көнне Теләченең 1нче балалар бакчасында «Яшел ут»республика смотр-конкурсының муниципаль туры булып узды.

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган бәйге балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда урам һәм юлларда куркынычсызлыкның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру мәсьәләсен хәл итүгә системалы якын килүне оештыру максатыннан үткәрелә.

Конкурсның төп бурычы-үзләренең иҗади тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер булган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең иң актив һәм иҗади педагогларын ачыклау.

 Конкурсның муниципаль этабында районның 6 педагогы катнашты, алар арасында безнең  Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе – Һадиева Ф.Г. да бар. Бәйгенең беренче этабында катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча компьютер тесты уздылар, икенче этапта үз портфолиоларын тәкъдим иттеләр. Өченче этапта катнашучылар үз тәрбияләнүчеләре өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча дәресләр күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча Һадиева Ф.Г. финалист булды, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне әлеге бәйгедә катнашуы белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International