6 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә инвалидлар декадасы уңаеннан «Игелек кылып яшик» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Язмыш кимсеткән кешеләрнең яшәүләре дә - үзе бер батырлык. Аларга карап, башкалар да сәламәтлекнең кадерен белергә, түземлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәнә.