2019 елның 17 октябрь көнендә Күкчә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Таисия Сабирҗановага 95 яшь тулды. Шул уңайдан Таисия апага Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев hәм район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесенең вазыйфаларын башкаручы Ләйлә Каюмова Таисия апага шулай ук изге теләкләрен җиткерделәр.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.