"Яшел ут " бәйгесендә җиңү

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 10нчы декабрь көнне, Теләче 1нче балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен  булдырмауны профилактикалау буенча “Яшел ут” республика  конкурсының район этабы булып узды. Әлеге конкурстаТеләче №1,2,3, Олы Мишә һәм Узәк балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасыннан тәрбиячеләребез Хәбирова А.Р. һәм Николаева Г.Н. катнаштылар һәм призлы урыннарга ия булдылар: Хәбирова А.Р.- беренче, ә Николаева Г.Н.-икенче урынны яулады. Бәйгене “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., ГИБДД җитәкчесе Назиров Р.Х, район мәгариф бүлеге методистлары Саетова А.Н., Закирова С.Г., укыту –тәрбия урынбасары  Якупова Р.З. бәяләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International