2019 елның 23 октябрь көнендә Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Кәримуллина Фаягөл Гаяз кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Фаягөл апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да Фаягөл апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.