Юбилярны котладылар

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 22 ноябрь көнендә Алан авылында яшәүче  тыл ветераны Хасанова Рауза Гатаулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рауза апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International