2019 елның 3 декабрь көнендә Югары Саурыш авылында яшәүче тыл ветераны Петрова Екатерина Ивановнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Екатерина апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.