10 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендэ “Интернет челтәрендэ куркынычсызлык” темасына бердәм дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: интернет челтәрендә эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү, балаларның челтәрдә эшләү грамоталылыгын үстерү, интернетта балалар куркынычсызлыгы мәсьәләсен карауга ата-аналарны, укытучыларны җәлеп итү. Информатика укытучысы Гарипов Ф.Ф. видеоматериаллар аша укучыларга мәгълүмат бирде, интернетның уңай һәм тискәре якларын аңлатты.