Инвалидлар декадасы уңаеннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә укучыларда мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, күп чаралар үткәрелде. “Мәрхәмәтлелек дөньяны коткарыр” темасына дәресләр, “Мәрхәмәткә ачылыр йөрәкләр” тематикасына класс сәгатьләре үтте, рәсем күргәзмәсе оештырылды.
Укучылар инвалид авылдашларның өйләрендә булдылар, бүләкләр тапшырдылар, концерт номерлары күрсәттеләр.