Бу көнне безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагоглары Баева А. Г., Шәймәрданова М. Н., Хафизова А. Р., Мөбәрәкова Д. М. мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның әти –әниләренә мастер-класс үткәрделәр. "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия бәйрәме матур традициягә әверелде, ул инде менә ничә ел тормышка ашырыла һәм үз тирәсенә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларга үз җылысын бүләк итәргә әзер булган битараф булмаган кешеләрне җыя.