Бүген, 26 нчы декабрь көнне, безнең Теләче 2нче балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә Яңа ел бәйрәмнәре үтте. Бәйрәм барышында биюләр, җырлар, әкият геройлар белән уеннар булды, балалар шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, гирляндалар, матур итеп бизәлгән чыршы һәм тамаша барышында килгән әкият геройлары, Кар бабай тылсымлы дөньяга алып керделәр, алар белән шаярдылар, уеннар уйнадылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы килү белән чыршы тирәсендә җырлар һәм биюләр, әйлән-бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Тамашадан соң барлык балалар да Кыш бабайдан күптән көтелгән бүләкләр алдылар.