18-23 февраль көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелеге булып узды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбеннән Шәйхетдинова Резеда, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Дәүләтшин Марсель, Иске Җөри урта мәктәбеннән Иргалиева Фирүзә чыгыш ясады.
Ярышлар нәтиҗәсендә:
Дәүләтшин Марсель 1 урын яулады.
Шәйхетдинова Резеда 7 урында
Иргалиева Фирүзә 6 урында.
Барлыгы 48 регион катнашкан әлеге ярышларда Татарстан Республикасы командасы 2005-2006 елгы егет-кызлар арасында 2 урынны яулады.