2020 ел 25 февраль. Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәҗипов Нәжип Нәкыйпович, Олы Нырсы авылында гомер итуче, Бөек Ватан сугышы ветераны Гөбәйдуллин Гарифулла абыйга Җиңунең 75-еллыгына багышланган медален тапшырды. Медальне тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район социаль яклау узәге житәкчесе, Саба һәм Теләче районнары хәрби бүлеге җитәкчесе, Олы Нырсы жирле узидарә җитәкчеләре катнаштылар. Килгән җитәкчеләрне ветеран узе һәм улы каршы алды. Бугенге көндә Гарифулла абый, сугыш ветераннарына хөкүмәтебез салып биргән өйдә гомер итә. Әңгәмә вакытында Гарифулла абый килгән җитәкчеләргә медаль һәм алып киленгән кучтәнечләр өчен рәхмәтен җиткерде. Саулыклар яхшы булса, район узәгенә Җинү бәйременә барырга дигән уй белән калды.