Бүген Олы Мишә авыл җирлеге Түбән Саурыш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Муса бабай Шариповны котларга Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Хаҗипов Н.Н. килде. Муса бабайга “Боек Ватан сугышы узуга 75 ел” тулу уңаеннан медаль тапшырылды. Котлауда район җитәкчеләре, Олы Мишә авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Галимуллин Р.М. катнашты. Котлау сүзләре белән бергә, исәнлек-саулык теләделәр, бәйрәмдә очрашырга көтеп калдылар.Хәзерге көндә Муса бабай улы, оныгы гаиләсендә матур гына гомер итә. Сугыш ветераны кунакларны күтәренке күңел, рәхмәт сүзләре белән озатып калды.