21 февраль-Туган тел көне.

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Бу көн ел саен Олы Мәтәскә  мәдәният йортында билгеләп үтелә. Шул уңайдан 19 февраль көнне  “ Үз ана телем-минем өчен матур, иң матур тел ” дип исемләнгән мәдәни чара үтте. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар.  Алар Туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар, мәкальләр әйтештеләр. Мәдәният хезмәткәрләре бу көн турында кыскача аңлатма бирделәр. Чараның ахыры Туган тел җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International