Җырчының юбилее уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә "Җырлы тормыш" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар күргәзмә ярдәмендә Илһам Шакировның татар мәдәниятенең күренекле вәкиле булуын, үзенең вокаль - башкару мәктәбен булдыруын белделәр. Халык башкару манерасына ия булып, ул үз репертуарына татар халык җырларын гына түгел, ә классик әсәрләрне (арияләр, романслар) һәм татар композиторларының әсәрләрен, шулай ук заманча татар эстрада җырын да керткән.