Унынчы тапкыр оештырылучы «#әдәбимарафон»ның финалына меңнән артык катнашучы республика районнарыннан гына түгел, хәтта чит төбәкләрдән дә килде. Дөньякүләм үткәрелә торган бу бәйге - социаль челтәрләрдә китап уку гадәтен формалаштыра торган проект. 21 көн дәвамында укылган китаплардан иң матур өзекләрне социаль челтәрләргә куеп барган катнашучылар Пирамида сәхнәсенә күтәрелде. Аларны язучы - шагыйрьләр, китап нәшрияты, министрлыклардан килгән төрле дәрәҗәле шәхесләр котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.Чара матур концерт белән үрелеп барды.Әлеге чарада Шәтке китапханәчесе Кәүсәрия Галимуллина да катнашып, диплом белән бүләкләнде.
Без - ана телебез сакчылары, китап сакчылары, бай әдәби мирасны киләчәккә тапшырачак буын! Шушы дәрәҗәле исемнәргә тап төшерми, туган телебезне кадерләп яшәсәк иде.