«Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа»

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

21 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган  «Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.   Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар китапханәченең телнең безнең көндәлек тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар  Укучылар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”  командасына бүленеп  “Уйла һәм әйт”, “Дөрес җавапны тап”, “Мәкаль төзү”, “Шигырьне тап” уеннарында катнаштылар, туган тел турында шигырьләр укыдылар. Әлеге чараныӊ максаты  укучыларда туган телгә мәхәббәт, горурлык  хисләре тәрбияләү иде. Шулай ук укучылар китапханәдә куелган китап күргәзмәсе белән дә таныша алдылар. Чара  “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International