Теләче районында Алтын туй!

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Алтын туй-еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә карата бизмәннәргә салынмый торган ихтирам таләп ителә.

22 февраль, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Субаш авыл клубында 50 ел бергә гомер итүче Васильевлар гаиләсенә багышланган кичә үтте. Кичәнең  геройлары Илья Иванович һәм  Анна Лазаревна. 50 ел пар канатлы булып, сикәлтәле тормыш юлыннан атлаган Васильевлар гаиләсен алтын туйлары белән котларга барлык авылдашлары, балалары, оныклары, оныкчыклары, хезмәттәшләре килгән иде.

Теләче муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе тарафыннан Илья дәдәй белән Анна түтинең яшьлекләрен искә төшереп пар баладаклар алыштырды. Бүлекнең Данлыклы шәхесләр китабына имзаларын куйдырып истәлек бүләге һәм чәчәчк бәйләме тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International