Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзләрен хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Бүген “Адымнар нык, юллар имин булсын ”дип исемләнгән шундый чараларның берсе булып узды. Чарада Казан шәһәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. катнашты. Балалар светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, урам аркылы кайда һәм ничек чыгарга, транспортны кайсы яктан әйләнеп узарга һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча башка булган белемнәрен күрсәттеләр. Чараның ахырында һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.