Әбде авылында, 1 март көнне, иртәдән үк күңелле музыка, балалар көлүе, өлкәннәрнең сокландыргыч сүзләре яңгырады.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Барысы да кече яшьтән алып «Май чабу» бәйрәменә ашыктылар. Бу көнне һәр кунакның күңеленә хуш килгән шөгыль табырга тырыштылар. Җил булуга карамастан, авыл халкы һәм кунаклары уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Әлбәттә, бәйрәмдә иң мөһиме карачкы яндыру булды: кышны озаттылар, аның белән барлык күңелсезлекләрне яндырдылар. Май чабу чәй һәм коймаксыз узмады. Мондый бәйрәм өлкәннәргә дә, балаларга да бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International