Олы юбилей алдыннан илебез башлыгы Указы нигезендә сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру бара. Бу чара Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә 28 нче февраль көнне узды. Районыбыз һәм авылыбыз җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы делегция Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булып, "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" юбилей медален һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, хәлләрен белеп кайттылар.