Ел саен 1 мартта Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Әлеге дата уңаеннан, 3 март көнне Теләче җирлекара китапханә  хезмәткәрләре акция үткәрделәр, буклетлар тараттылар.  Шулай ук китапханәнең  уку залында “Без наркотикларга каршы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе наркотиклар куллануның сәбәпләрен, төрләрен, нәтиҗәләрен ача, шулай ук әлеге куркыныч афәтне кисәтү буенча киңәшләр бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International