1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, “Наркомания цивилизациянең иң куркыныч авыруы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды.