Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә әдәбият һәм сәнгать атналыгы кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.
Бүген китапханәче Х.Н.Нигъмәтҗанова фронтовик- шагыйрь Фатих Кәримгә багышлап “Илең турында уйла...” дип исемләнгән ачык чара үткәрде. Чарада укучылар Ф.Кәримнең патриотик рухта язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр.