Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.

Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да әлеге күңелле вакыйгага багышланган бәйрәм иртәләре гөрләп узды. Балалар әниләренә,әбиләренә,апаларына матур җырлар, шигырьләр, биюләр котлаулар бүләк иттеләр. Алар үз куллары белән бүләкләр ясап әниләрен , әбиләрен шатландырдылар. Бәйрәмгә килгән әниләр, әбиләр төркемнәрдәге күргәзмәләрдә үзләренең фото сурәтләрен карап хозурландылар. Бәйрәм иртәләре балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International