4нче март һәм 5нче март көннәрендә Теләче 2нче балалар бакчасының беренче кечкенәләр, икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә язның беренче бәйрәме-8нче мартка багышланган бәйрәм иртәләре булып узды. Балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен яз һәм әниләр турында шигырьләре, җырлары, биюләре белән шатландырдылар. Бүләкләрсез нинди бәйрәм инде ул! Балалар бәйрәмгә килгән әниләрен һәм әбиләрен үз куллары белән ясалган бүләкләре белән дә сөендерделәр. Барлык әзерләнгән бүләкләр дә бик үзенчәлекле иде. Бугенге бәйрәм иртәләре балалар бакчасы тормышына яз хисе белән тулыландырды.