Алар китапханә тормышында кайнаучылар: китап укучылар, китапханәдә үткәрелгән барлык чараларда катнашучылар. Укучылар китапханәгә килгәч фойеда шашка, шахмат уйныйлар, күбесе газета – журналлар белән танышалар. 4 март көнне укучылар домино уены оештырдылар. Укучылар уенда актив катнаштылар. Бу чара үзенчәлекле, күңелле үтте.