«Хезмәткә һәм оборонага әзер»

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 5 мартында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы халкының барлык категорияләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы республика кышкы фестиваленең финалы узды. Ярышларда Татарстан Республикасының зона этапларында җиңүчеләр катнашты. Бу-Саба, Биектау, Тәтеш, Азнакай, Алексеевск, Теләче районнары командалары. Теләче районы командасы составына түбәндәгеләр керде: катнашучылар-Исмәгыйлев Вәсил, Дәүләтшин Рәис, Гатиятов Рәсип, Бәшәров Әнәс, Салихова Зөлфия, Хәкимов Рафил, Вәгыйзов Рәсүл, Җәләева Диана, Митрофанова Анна, Гаязов Азамат, команда җитәкчеләре –Чернов Дмитрий Петрович, Гаязов Марат Галемҗан улы, Бәдриев Зөфәр Рәис улы. Ярышлар программасы буенча, ГТОның 2 нче баскычыннан 11 нче баскычына кадәр барлык катнашучылар да ату, чаңгы ярышлары, отжимание, тартылу, наклон, озынлыкка сикерү, гәүдә күтәрү һәм гер күтәрү кебек төрләрдә ярыштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең җыелма команда 2 нче урынны алды, шуның өчен кубок, медальләр, грамоталар һәм 15000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International