“Хәтер шәме”

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Шуны истә тотып,  22 июнь көнне Максабаш авылы һәйкәле янында китапханә мәдәният йорты белән берлектә “Хәтер шәме” акциясен үткәрделәр. Акциядә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче  укучылар да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International