Медицина хезмәткәре булып очраклы кешеләр эшләми, чөнки кеше гомере өчен җаваплылыкны көчле рухлылар гына күтәрә ала.
Мөгаен, бу планетада бер генә кеше дә медицина ярдәменнән башка тора алмыйдыр. Медицина хезмәткәрләре безнең тормышыбызны саклап калып, безгә яңадан тернәкләнүгә булышучылар.
Табиб! Бу кешеләр алдында һәрвакыт баш ияләр, аларны һәрвакыт хөрмәт итәләр, чөнки нәкъ менә алар кешеләрнең тормышын җиңеләйтәләр, иртәгесе көнгә өмет уяталар. Айдар авыл китапханәсе медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан "Ак күңелле, ак халатлы, ак канатлы фәрештә" дип исемләнгән презентация әзерләде. Әлеге презентация медицина хезмәткәрләре образына һәм әдәбиятта медицина темасына багышланган.