ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Шәдке балалар бакчасында, 2 нче кечкенәләр төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә башладылар. Балалар светофор төсләре,транспорт төрләре белән бик теләп кызыксыналар,алга таба балалар урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тотарга өйрәнерләр.  

Бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәчесе  ВК социаль челтәр битендә "Рәхмәтләрнең иң олысы Сезгә булсын, укытучым!» дип исемләнгән  поэтик онлайн-марафон уздырылды. 1-5 октябрь көннәрендә марафонда катнашырга теләк белдерүчеләр яраткан укытучыларына багышлап  шигырьләр сөйләделәр һәм җылы сүзләр әйтеп котлауларын җиткерделәр.

Шул уңайдан Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре традицияга тугры калып  өлкән буын укытучыларын бәйрәм  белән котладылар.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхес буларак формалашуында сюжетлы-рольле уеннар зур роль уйный. Уен мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мәгълүматне үзләштерүнең иң яхшы ысулы булып тора.

1 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш., мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезнең өйләренә барып, бәйрәм белән котлады. “Өлкәннәр, Сез -  тормыш бизәге” дигән исемдә әңгәмә үткәреп, саулык-сәламәтлек теләп, күчтәнәч пакетлар өләшеп чыкты.

Без, мәдәният хезмәткәрләре, Галиева Гыйлембикә  апаны бу зур бәйрәм белән котладык, аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләдек.

3 октябрьдә Казанда билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының финал ярышлары узды. Дөньяның 26 иленнән 130 дан артык спортчы ун авырлык категориясендә җиңүчеләрне билгеләде. Чемпионатта барлык ун авырлык категориясендә дә җиңү яулаган россиялеләр иң көчлеләр булып чыкты.

3 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре “Үз агачыңны утырт” акциясенә кушылып мәдәният йорты территориясенә агач утырттылар

Шул уңайдан Ачы авылы китапханәсендә «Сугыш турында китаплар укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда укучыларга Бөек Ватан сугышы, узган гасырның иң зур фаҗигасе күзаллау бирә торган, халкыбызның Бөек батырлыгы турында гаҗәеп әдәби әсәрләр урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International