Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 5нче сентябрь көнне югары сыйныф укучылары белән “ Яманлыкның башы – эчкечелек ”дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга эчкечелекнең ни дәрәҗәдә аяныч хәлгә китерүен аңлаттылар. Эчкечелеккә карата эшләнгән күргәзмә белән таныштырылды.
Монда балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясына чумды. Алар уен формасында тере табигать вәкилләре: балыклар, кошлар, бөҗәкләр, «Все о природе» тукталышында җәнлекләр белән таныштылар. «Почемучки»лар кызыклы табышмаклар чиштеләр, «Үз планетабызны сакларбыз, башка төрле охшамаган бит» викторинасының мавыктыргыч сорауларына җавап бирделәр. Аннан табигать турында ниләр белүен сөйләделәр. Урманда һәм паркларда, хайваннар һәм үсемлекләр белән үз-үзеңне тоту белемнәрен өйрәнделәр. Соңыннан “Табигатьнең дуслары бар: без - син дә, мин дә” шигырьләр конкурсы үткәрелде. Китапханәдә шушы көнгә якты китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда кече туганнарыбыз турында, үз нәселебез дә яшеллеккә чумсын өчен, табигать белән үзеңне ничек тотарга дигән материал урнаштырылган иде.
3 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган Бөтенроссия "Тормыш тамчысы" акциясенә кушылды
Иске Карабаян авылы китапханәчесе 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушыла.
Әлеге чарада Теләче урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары, Теләче муниципаль районының "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. һәм социаль эш буенча белгеч Кашапова А.Х катнашты. Биредә балалар теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, терроризмның асылы, аның төрләре һәм максаты белән танышты. Моннан тыш терроризм турында мультипликацион фильмнар һәм видеороликлар күрсәтелде. Шулай ук балалар "Терроризмсыз тормыш" дигән темага рәсемнәр дә ясады. Ахырдан чарада катнашучылар истәлеккә дисклар белән бүләкләнде.
Әлеге чара укучыларда икмәккә сакчыл караш, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы икәнен аңлату максатыннан үткәрелде. Шулай ук укучыларга яңа китаплар тәкъдим ителде.
Шул уңайдан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Скорбим и помним» акциясе үткәрделәр. Акция барышында һәр катнашучы үз фикерен белдерә алды, ни өчен ул тынычлык һәм терроризмга каршы. Акциядә катнашучылар Бесланда террорчылар кулыннан һәлак булганнар истәлегенә Хәтер шәмен кабыздылар.
Шул уңайдан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре сугыш хэм хезмэт ветераны Егоров Василий Егоровичнын оныкчыклары белэн мәдәният йортында эшләп килүче музейда экскурсиядә булдылар.
Субаш авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясенә кушылалар. Әлеге акция 2004-нче елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Акция аша без безнең белән булмаганнарны искә алып символик рәвештә үсемлекләргә су бирергә чакырабыз.
Шул уңайдан 3 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без терроризмга һәм экстремизмга каршы ”дигән исем белән әңгәмә-кичә үткәрелде. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар. Алар белән терроризм турында сөйләшү алып барылды, стенд һәм альбомнар күрсәтелде.