Әле бер авылда, әле икенчесендә республика программалары нигезендә төзелгән, төзекләндерелгән социаль-көнкүреш һәм җитештерү объектлары ачыла.
Мисал өчен, бүген, ягъни 10 сентябрь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында Балыклы авылы янәшәсендә 1000 баш савым сыерларына исәпләнеп төзеләчәк һәм төзелеш эшләренең гомуми бюджеты 467 миллион сум булган товарлыклы-сөтчелек фермасы нигезенә тәүге таш салынды. Алан товарлыклы-сөтчелек базасында быел санаулы айлар эчендә төзелгән һәм төзелеш эшләренең гомуми суммасы 28 миллион сум тәшкил иткән терлек азыгы әзерләү үзәге файдалануга тапшырылды.
Хәзер уҗымнар чәчүнең актив чоры һәм алдагы ел уңышы турында уйланыр чак. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, көйсез һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
Драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Драматург Таҗи Гыйззәт” исемле китап күргәзмәсе куелды
3 сентябрь - экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе укучылар белән «Таныш булмаган кешеләр белән сак булыгыз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмәнең максаты - балаларда террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.
2020 елның 3 сентябрендә Ачы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында үткәрелә торган һәм Беслан мәктәбендә булган фаҗиганең чираттагы еллыгына багышланган «Тормыш тамчысы». Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.Чара барышында хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында сөйләделәр, террорчылык актларының истәлекле даталарын искә төшерделәр, корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чарада катнашучылар һәлак булучыларның якты истәлегенә багышлап символик рәвештә чәчәкләргә су сиптеләр.
Балаларны сугышның тарихи фактлары белән таныштырдылар, сугыш ветераннары, якташларыбыз турында сөйләделәр. Сугыш вакыйгалары тасвирлана торган китапларга күзәтү үткәрелде.
Балалар интерактив викторина сорауларына җавап бирделәр, күңелле ял иттеләр.
Алан авыл китапханәсе, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган чаралар үткәрү циклын дәвам итеп, "Ерак көнчыгыш җиңүе" Бөтендөнья акциясенә кушылды. Акция Икенче бөтендөнья сугышында Җиңү-Европа фашизмы гына түгел, ул Ерак Көнчыгышта япон экспансиясенең тар-мар итүе, безнең илнең территориаль бөтенлеген саклау, Кытай, Корея, Монголия өчен яңа тыныч чикләр урнаштыру да булганын искә төшерү чарасы булып тора.. Әлеге акция кысаларында мәдәният хезмәткәрләре авыл халкына муар ленталар һәм акциянең тарихы, әһәмияте турында мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Узган атнада Теләченең 2нче балалар бакчасының зурлар төркемә тәрбияләнүчеләр Теләче туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Музей директоры Имамиева Ф.М. балалар өчен музей залы буйлап кызыклы экскурсиясе үткәрде. Балалар бик теләп Фаягөл Миннехановнаны тыңладылар, кызыксынып экспонатларны карадылар һәм сораулар бирделәр. Балалар музей белән танышудан бик канәгать калдылар: күргән экспонатлар аларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды. Экскурсия ахырында балалар музей хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә тагын килергә вәгъдә бирделәр
Китапханәче балаларны күңелле һәм мавыктыргыч презентация ярдәмендә китап белән ничек эш итәргә һәм аларны ничек сакларга икәнлеген аңлатты. Кагыйдәләрне искә төшергәннән соң
“Ягез әле,балалар” дигән мавыктыргыч викторина биремнәрен үтәделәр. Чара барышында яңа китапларга һәм журналларга күзәтү ясалды.