ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

27 нче апрельдән 3 нче майга кадәр Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Татарстан – туган җирем” дип исемләнгән шигырьләр акциясен дәвам итте. Әлеге акция барышында Татарстаныбызга, туган җиребезгә багышланган шигырьләр #ТАССРга100ел #Татарстантуганҗирем хэштеглары белән инстаграммда Теләче үзәк китапханәсе битендә урнаштырылып барылды.

Казаклар авылы китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе оештырган, “Күңелләр Тукай белән сөйләшә” дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсында катнашып, Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен тәкъдим итте.

Йогышлы чир белән бәйле чикләүләр уңаеннан, быел 1 май бәйрәмен балалар өйдә генә бәйрәм итте. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсе "Кызыл йомырка" бәйрәме дип исемләнгән онлайн флешмоб оештырды. Фотолар #өйдәутыртеләче #казакларавылыкитапханәсе #кызылйомыркабәйрәме #онлайн флешмоб хештеклары астында Вконтакте социаль челтәрендә урнаштырылды.

Айдар авылы китапханәчесе Фаляхова Алсу Гыйззәт кызы "Герои тыла. И тыл был был фронтом" исемле челтәрле акциядә катнашып Дипломга лаек булды. Акцияне оештыручы - Башкортостан Республикасының Уфа районы Михайловка авыл китапханәсе.

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы “Герои тыла. И тыл был фронтом” исемле челтәрле акциядә катнашып Дипломга лаек булды. Акцияне  оештыручы - Башкортостан Республикасының Уфа районы Михайловка авыл китапханәсе.

Марафонның шарты буенча 14 яшькәчә булган бала Татарстан турында шигырь укып видеога төшерергә һәм китапханәчеләргә җибәрергә тиеш иде. Шигырьләр белән бергә ТАССР ның 100 еллыгына багышлап ясалган рәсемнәр дә кабул ителде. Болар барысы да #ТАССР100ел хештегы белән инстаграммда Теләче балалар китапханәсе битендә урнаштырып барылды.

Нәрсә ул китап? Китап - белем һәм мәгълүмат чыганагы. Китап укучы кеше өйдән чыкмыйча да үз күзаллауларын киңәйтә ала. Китапларга мәхәббәт балачактан ук сеңдерелә. Ата - аналар балаларын китап укырга гына түгел, ә аны яратырга һәм аңларга да өйрәтергә тиеш. Китапсыз кеше алга таба үсә алмый. Беренчедән, кеше үзенең сүзлек запасын тулыландырмый, шулай ук әйләнә - тирә дөньяны белми. Минемчә, китаплар кеше тормышында мөһим роль уйный һәм аларга мәхәббәт нәкъ менә балачактан ук сеңдерелә. Шармыш авыл китапханәсе укучылары балачактан ук, әти - әниләре белән бергә «китап патшалыгы»на киләләр һәм китапханәне онытмыйлар.

27 нче апрельдән 3 майга кадәр Теләче балалар китапханәсе “Әдәби Татарстан” дип исемләнгән укучы марафоны игълан итте.

 Айдар авыл китапханәсе әлеге марафонда катнашып,   Хабибрахманова Адилә сөйләвендә (Ф.Яруллинның “Татарстан байрагы”) видеоязма юллады.

Бу көннәрдә без сугышта үлемгә каршы барган, тылда үз хезмәтләре белән җиңүне якынайткан кешеләрне искә алабыз. Без яу кырында һәлак булучылар алдында баш иябез. Еллар уза, буыннар алмашына, әмма халкыбызның бөек батырлыгы турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә кала. Ел саен күпләр «Үлемсез полк» хәтер акциясендә катнаша. Бүгенге изоляция вакытына карамастан Айдар авылы китапханәчесе бу традицияне онлайн форматта үзенең интернет битендә “Сезнең батырлык үлемсез, сезнең дан мәңгелек!” акциясе белән дәвам итә. Без бабаларыбызның батырлыклары белән чын күңелдән горурланабыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас!

Ул бөтен җир шарын яктырта, җылыта, һәркем аның җылы нурларында иркәләнә, аның һәр нуры изгелек нуры.  Без, хәтта көндәлек тормышыбызны аннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. 3 май көнне Бөтендөнья "Кояш көне" билгеләп үтелә. Ул Халыкара кояш энергиясе җәмгыяте тарафыннан 1994 елда гамәлгә куелган. Бу көнне «Айдар авыл китапханәсе» төркемендә «Кояшлы кәеф» исемле китаплар белән виртуаль онлайн - танышу оештырылды. Җылы Кояш күңелләребезне көн саен җылытсын һәм йөрәкләрдә якты хатирәләр калдырсын! Яз бәйрәме - Кояш көне белән!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International