ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Баландыш авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Бөек хәтер"- дип исемләнгән Интернет - флэшмоб үткәрде. Анда 5 кеше катнашты.

Теләче урта мәктәбе укытучылары Алексеева И.Х., Әскарова Ф.М., Саттарова Т.Ф., Фархуллина Г.З. , Жукова Р.А., Казакова Э.Р. һәм  Д.Г. Фәтхрахманова  «Дөньяны якынайт» дип исемләнгән республика конкурсында     катнаштылар.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 15 маена кадәр талпан энцефалитын профилактикалау буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Шармыш авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Война и Победа глазами детей” исемле челтәр акциясенә кушылды. Конкурска Зуйкова Ксения Валерьевнаның “И женщины были солдатами” дигән рәсеме җибәрелде.

Шармыш авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Строки, опаленные войной” дип исемләнгән ачык онлайн - шигырь укучылар конкурсына кушылды. Конкурска Кульматова Самира башкаруында Влад Снегиревның “Ветераны” әсәре җибәрелде.

Без яу кырында һәлак булучылар алдында баш иябез. Еллар уза, буыннар алмашына, әмма халкыбызның бөек батырлыгы турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә кала. Ел саен күпләр «Үлемсез полк» хәтер акциясендә катнаша. Бүгенге изоляция вакытына карамастан Алан авылы китапханәчесе бу традицияне онлайн форматта, сугышта катнашучылар һәм аларның каһарманлыклары турында «Үлемсез полк Алан»  акциясе белән дәвам итә. Без бабаларыбызның батырлыклары белән чын күңелдән горурланабыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел.


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирүгә документлар кабул итә башлады. Грантның максималь суммасы – 30 млн сум. Бүген, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты белән үз гаилә фермаларын ачып, аякларында нык торучы кешеләр шактый. Шундыйларның берсе – Рамил Кыямовның крестьян-фермер хуҗалыгы.

Акцияне “Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы”  муниципаль бюджет учреждениесенең үзәк китапханәсе оештырды.

Иске Карабан авылы китапханәчесе Вологодск өлкәсенең Соколка район Үзәк балалар китапханәсенең № 4 филиалы оештырган “Җир объективта” дип исемләнгән фотоакциядә катнашып сертификатка ия булды.

27 нче апрельдән 3 нче майга кадәр Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре
"Строки, опаленные войной" дип исемләнгән шигырь уку марафоны оештырды. Марафонда катнашучылар укыган шигырьләрен видеога төшереп безгә җибәрделәр. Марафон дәвам итә.  Болар барысы да  #БөекҖиңүгә75  хештегы белән инстаграммда Теләче үзәк китапханәсе битендә урнаштырылып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International