Бу көнне, 79 ел элек Бөек Ватан сугышы – Россия һәм кешелек тарихында иң канкойгыч каты сугыш башланды. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Сугыш дәһшәтенә карамастан, Җиңү яулаган әти-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Тарихи хәтер” исемле патриотик сәгать үткәрделәр. Бу көнне без фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алдык. Без ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.