Олы Мәтәскә авылында мәдәният хезмәткәрләре наркоманияга карата мәдәни чараларны еш үткәрәләр.

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Шуның чираттагысы 21 июнь көнне “Без – наркоманияга каршы” дигән исем белән  узды. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар. Башта китапханәче белән мәдәният йорты директоры укучыларга наркоманиянең  тормыш өчен  ни дәрәҗәдә  куркыныч чир булуы турында аңлатып уздылар. Соңыннан алар  мәдәният йорты каршындагы асфальтка рәсемнәр  төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International