26 нчы июнь көнне дөнья җәмәгатьчелеге наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп уза.

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Әлеге дөньякүләм вакыйга уңаеннан , 19 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Тормыш яшәү өчен кирәк» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Әлеге мәсьәлә буенча зур күләмдә мәгълүмат туплаган китапханәләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә мөһим роль уйный. Әлеге глобаль пролеманы хәл иткәндә барлык җәмәгатьчелек белән берлектә тырышып кына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, наркотиклар куллану белән бәйле җинаятьчелеккә каршы көрәшне тасвирлаган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар , сәламәт яшәү рәвешен сайларга өндәүче белешмәлекләр һәм наркотикларның зыяны турында кисәтүче буклетлар урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International